Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2023, 13:20

Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк

Балтач районында  уникаль геонокта ачыкланган. Яңа Ямурза авылы янындагы ноктаның координатлары алты “биш”ле саныннан тора

Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк

Яңа Ямурза. 31 октябрь - "Балтач таннары". Балтач районында  уникаль геонокта ачыкланган. Яңа Ямурза авылы янындагы ноктаның координатлары алты “биш”ле саныннан тора.       

Балтач районында    координаталарының уникаль  55° 55ʹ 55ʹ    геобилгесе ачыкланган.    Ул  Балтач районы Яңа Ямурза авылында.  

Географик шушы ноктаны   төзекләндерү һәм анда  туристларны  җәлеп итү турында район хакимиятендә  узган  киңәшмәдә  фикер алыштылар.

Ул    урынны ничек атарга, анда  нинди арт-объект урнаштырырга, дигән сорауларга ачыклык кертү өчен район халкын да фикер алышырга чакыралар. Тәкъдимнәрне 55° 55ʹ 55ʹ билгесе белән  [email protected] почтасына җибәрергә мөмкин.

Координатлары барысы да бер үк саннардан  торган нокталар Җир шарында берничәү генә. Аның берсе Башкортстанда һәм анысы да безнең районда.  

Автор:
Читайте нас: