Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2023, 19:46

Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?

Иске Балтачта светофор сигналларын үтәмәгән җәяүлеләрдә кайчан юл хәрәкәте культурасы күтәрелә башлар икән?  

Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?

Иске Балтач. 30 октябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтачта светофор сигналларын үтәмәгән җәяүлеләрдә кайчан юл хәрәкәте культурасы күтәрелә башлар икән?  

Иске Балтачта беренче светофор моннан алты ел чамасы элек барлыкка килде.  Әйе, 2017 елның 3 ноябрь  көнендә район үзәгенең Совет урамы Борай-Иске Балтач-Куеда юлы белән кисешкән урында  ут сигналлы корылма юл хәрәкәте көйли башлады.  Автоһәвәскәрләр светофорга күнекте. Ә менә җәяүлеләрнең юл хәрәкәте  культурасын тулысынча ук  үзгәртә алмады ул. Бар ул светофорга буйсынучылар. Галәттә,  мәктәп укучылары игътибарлы. Ә күпләр светофор янында үзен төпкел авылдагы юл чатлыгында кебек тоя. Кызыл ут яна. Яшел ут янганын көтеп тормыйлар, юлда  машина юк икән, урамны  кисеп чыгалар. Светофорның тыелган сигналында хәрәкәтен дәвам итә торып,   яшел ут янган юлдагы   машина хуҗасына  кайберләре хәтта ачуланып та уза әле. Янәсе аңа юл бирмиләр...    

Совет урамы Борай-Иске Балтач-Куеда юлы кисешкән урында җәяүле кичүе бар. Юл билгеләре дә куелган. Ә җәяүлеләр, күбрәк очракта олы яшьтәгеләр, кичүне карап тормый. Кайдан тели, юлны шуннан кисеп чыга. Әйтерсең, юл хәрәкәте кагыйдәләре руль артындагылар өчен генә язылган...

Совет урамы Комсомол урамы кисешкән чатлыкта да  җәяүлеләр арасында  элекке гадәт буенча хәрәкәт итүчеләр бар әле. Җәяүле кичүендә  җәяүле өстенлектән файдалана дигән кагыйдәне алга алып,   кайберәүләр кызыл ут янганда да юлны аша кисеп чыгарга адым ясый. Кайчак җәяүле  якынлашып килгән машинага һәм светофор утына башын да борып карамый.  Ә водительгә мондый чакта “Тилегә юл бир!” кагыйдәсенә буйсынырга кала.

Автор:
Читайте нас: