Республиканың Иглин районында 14 яшьлек Данила Драпков һәм 13 яшьлек Ксения Подгорная югалган. Бу хакта “Поиск детей-Иглино” оешмасы волонтерлары хәбәр итә.
Үсмерләр кичә 23:40 сәгать тирәсендә чыгып киткәнннәр. Аларны Иглин һәм Нуриман районында эзлиләр.
Даниланың билгеләре: чәчләре аксыл-сары, кыска, уртача гәүдәле, буе якынча 162 сантиметр. Өстендә спорт костюмы булган.
Ксениянең билгеләре: буе якынча 155 сантиметр, чәчләре кызыл төскә буялган, чигәләрендә чәче кырылган, тыгыз гәүдәле. Өстенә джинс чалбар, спорт кофтасы яки спорт ветровкасы кигән.
Үсмерләрнең кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан 8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87 яки 112 телефоны аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Фото: социаль челтәрләрдән