— Быел җәй бик каты эшләдек. Сабантуй, Авыл көне, мәҗлесләрдә чыгыш ясадык. Шул вакытта безне хезмәт куйдырып, балабызны караган ике әниебезне диңгезгә алып барасы килде. Күптән түгел алар белән Төркиянең Белек шәһәрендә ял иттек. Кунакханәнең затлылыгына, ризыкның күплегенә сокланды әниләр. Кызыбыз Нәзирә дә диңгезне бик ошатты.
25 сентябрьдән Башкортстан буйлап гастрольләребез башлана. Бер буш көн дә юк. Аллага шөкер, бик күп җирләргә чакыру алдык. Җиң сызганып эшләрлек, -дигән җырчы.