Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2023, 15:21

Тәрбияче кечкенә балаларны карап җиткермәгән

 Балаларны бер секундка да игътибардан читкә җибәрмәскә кирәк. Өзелгән бармак өчен 1 миллион сум...

Амур өлкәсенең Поярково авылындагы балалар бакчасында баланың бармак фалангасы өзелгән. Бу хакта Telegram-каналда төбәк прокуратурасы хәбәр итә.

Бәхетсезлек очрагы 6 сентябрьдә 7нче балалар бакчасында булган. Сабый ишек ябылганда имгәнгән.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, тәрбияче кечкенә балаларга тиешле игътибар бирмәгән. Бу вакытта тәрбияче ярдәмчесе хезмәт хакы саклап калынмый торган ялда булган. Балалар бакчасы мөдире ялдагы хезмәткәрне вакытлыча алыштыру чараларын күрмәгән.

Шулай ук мәгариф учреждениесенең баскыч ячейкаларының ишекләрендә ябу өчен җайланмалар булмавы ачыкланган.

Прокуратура балалар бакчасын барлык хилафлыкларны төзәтү зарурлыгы турында кисәткән, шулай ук бала мәнфәгатьләрендә 1 миллион сум түләтү турында дәгъва җибәргән.

 Балаларны бер секундка да игътибардан читкә җибәрмәскә кирәк.

 

Фото: Амур өлкәсе Прокуратурасы матбугат хезмәте

Автор:
Читайте нас: