МХОда катнашкан авылдашыбыз, узган елда авыр яраланып озак айлар дәвамында Мәскәү шәһәрендәге хәрби госпитальләрдә дәваланды. Авыр хәлдә калган гаиләгә райондашлары, авылдашларыбыз арасында күпләр ярдәм кулы сузды. Һәм менә, Динисыбыз аякка басты. Авылдашыбызның батырлыгы лаеклы бәһаланды. Аңа “Батырлык” ордены һәм Суворов медале тапшырылды. Олы бүләкләрне Динис Филүс улы үзе барып кабул итте.
Без, нөркәлеләр, батыр йөрәкле егетебез белән горурланабыз һәм аның аякка басуына чиксез шатбыз. Алдагы гомерендә таза-исән булып, шатлыклар гына кичереп яшәвен телибез!
Флидә Гыйндуллина, Нөркә авыл биләмәсе башлыгы