Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь , 09:18

Башкортстан чит илләргә он экспортлый

Башкортстаннан  он экспорты  күләме өч  тапкырга диярлек арткан

Башкортстан чит илләргә он экспортлый
Башкортстан чит илләргә он экспортлый

Уфа. 19 сентябрь - "Балтач таңнары". Башкортстаннан  он экспорты  күләме өч  тапкырга диярлек арткан.

Агымдагы ел башыннан Башкортстан җитештерүчеләре 3,9 мең тонна бодай һәм арыш онын экспортлаган. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк, ул вакытта чит илләргә 1,3 мең тоннадан артык он җибәрелгән. Башкортстанда «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектының «Башкортстан Республикасында АПК продукциясен экспортлау» проекты эшли, аның төп максаты-экспорт өлешен, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру.

Онны төбәктән Таможня берлеге, БДБ, элеккеге Советлар Союзы республикалары илләренә экспортлаганнар, Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Россельхознадзор карамагындагы «ВНИИЗЖ " ФДБУның башкорт сынау лабораториясендә экспорт йөкләренең барлык партияләре дә тулы күләмдә тикшерелгән.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча, экспертиза үткән ашлык эшкәртү продукциясе пробаларында зарарлы организмнар  ачыкланмаган. Барлык  продукция  Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан  кебек импортлаучы илләр таләпләренә туры килә.

Агымдагы елның сигез  аенда Башкортстаннан  агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның гомуми күләме 190 млн доллар тәшкил итте.

Автор:
Читайте нас в