Иске Балтач. 25 май - "Балтач таңнары". 18 сентябрь - 8 октябрь көннәрендә Балтач районы киңлекләрендә “Урман” операциясе узачак.
Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең агымдагы елның 11 сентябрьдге И01-04673 санлы боерыгына ярашлы, Балтач районы җирлеге урманнарында агачларны урлап кисү, законсыз агач әйләнешен булдырмау һәм урманнардан файдалану тәртибен бозучыларны ачыклау максатында, 18 сентябрь -8 октябрь “Урман” дигән шартлы исем астында оператив-профилактк операция узачак.
Операция барышындагы рейдларда дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашачак. үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында хокук бозу фактларын ачыклаячак. Тәртип бозучыларны җавапка тарту белән беррәттән, транспорт хуҗалары белән үзйөрешле машиналарны хәвефсез файдалану турында әңгәмәләр дә алып барылачак.
Операция барышында үткән рейдларда белгечләр урманнан файдалану, агач кисүгә рөхсәт кәгазе булу, булмавына, үзйөрешле машина һәм аның тагылмасының техник торышына, тагылмаларны агрегатлаштыру таләпләре үтәлешенә игътибар итәчәкләр. ОСАГО полисы булмаган һәм техник кару үткәртми торып тагылмасын файдаланган транспорт хуҗаларына карата чаралар күреләчәк. Үзйөрешле машинаны теркәү кагыйдәләре үтәлеше, тиешле категориядәге транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук биргән тракторчы-машинист таныклыгы барлыгы-юклыгы операция барышында аеруча күзәтүгә алына.
Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын хәвефсез файдалану таләпләре белән исәпләшмәгән техника хуҗалаларын административ җаваплылыкка тарту чаралары күреләчәк.
Айрат Галләмов,
район дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы.