Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2023, 17:00

“Мичуринский” җәмгыятендә алдагы уңыш нигезен ныгыталар

“Мичуринский” җәмгыяте игенчеләре туңга сөрү эшләрен кызу тота

“Мичуринский” җәмгыятендә алдагы уңыш нигезен ныгыталар
“Мичуринский” җәмгыятендә алдагы уңыш нигезен ныгыталар

Шәвьяды. 18 сентябрь - "Балтач таңнары". “Мичуринский” җәмгыяте игенчеләре туңга сөрү эшләрен кызу тота

“Мичуринский” җәмгыятенең, аграр сәнәгать комплексында  инвестор буларак, тоткан урыны  әһәмиятле. Ул 2021 елда  үзенең “Балтач районында  бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игү буенча үсемлекчелек тармагын үстерү” бизнес-проекты белән  бездә урын алды.  Кыска вакыт эчендә   җирле авыл хуҗалыгына 240 миллион сум акча юнәлттеләр. Арендалап, 7,2 мең гектар җирләрне әйләнешкә керттеләр. Җирләре элекке “Искра”, “Урал” колхозлары җирлекләрендә урнашкан.

Игенчелек бүген кыйммәткә төшә. Дизель  ягулыгының литры алтмыш сумнан югары күтәрелде.  “Беларусь” тракторы гектар җир сөрү өчен 16 литрдан артык солярка яндырганлыгын  исәпкә алсаң, йөзләрчә гектарны эшкәртү күпмегә төшүен күз алдына китерү авыр түгел.  Басуларда куәтлерәк тракторлар да эшли бит әле. Сигез корпуслы сабан тарталар.  Инвестор канаты астындңа булу менә шундый чакта сизелә дә инде.

“Мичуринский” җәмгыятендә киләсе уңышка нигез салу бүген тулы куәтенә бара.  Игенчеләр уҗым культуралары чәчүне төгәлләде.

-Соңгы басуда тритикале чәчеп кайтып киләм.  Иртәгә туңга сөрүчеләр звеносына кушылам,-ди механизатор  Илдар Вәлиев, көзге басуда игенчегә эш җитәрлек булуына басым ясап.

Җәмгыять басуларында  сиксән гектарда уҗым бодае, биш йөз гектарга якын мәйданда тритикале урын алды.

Бу көннәрдә тракторлар паркының төп куәте туңга сөрү эшләренә  йөкләнгән. Басу саен бер трактор. К-700 тракторын хезмәтләндергән  Фирдус Мөхәмәтдинов  сөрелгән мәйданнарны көн саен уртача 12-15 гектарга киңәйтә бара.

-Кинәнеп эшлим. Матур көн үзе дәрт өсти.  Коры булгач, тракторга да авыр түгел. Быелгы һава шартларына зарланырлыгыбыз юк,-ди механизатор, эшләр көйле баруына сөенеп.  

 Моннан  тыш  җәмгыять басуларын сабан белән агрегатланган  тагын ике берәмлек Т-150 һәм  бер “Беларусь” тракторы иңли.  

Туңга сөрелгән басулар  туфракта дым туплауның  төп  шарты икәнлеген игенчеләр яхшы аңлый.  Эшләрен югары сыйфат бәлән башкарырга тырышалар.

“Мичуринский” җәмгыятендә алдагы уңыш нигезен ныгыталар
“Мичуринский” җәмгыятендә алдагы уңыш нигезен ныгыталар
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: