Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2023, 16:36

Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә

Бүген  үзәк район китапханәсендә Башкортстан Республикасының халык шагыйре, РФ һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфия Юнысованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Саф күңелле шагыйрә”исемле әдәби очрашу  үтте.

Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә

Сүз осталарының сирәк өлешенә төшкән бәхетле иҗат язмышы насыйп булган Гөлфия апага.  Дүрт дистәдән артык китап авторы,   500дән артык шигырьләренә көй салынган, иҗаты 25 телгә тәрҗемә ителгән.  Гөлфия Юнысованың исеме “Русиянең иң данлыклы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән.

Гөлфия Юнысованың шигырьләре мәгънәле, фикере ачык. Сүзләре уктай тапкыр һәм урынлы. Һәр сөйләме җырлап тора, дисәк тә арттыру булмас. Шунлыктан республикабызның бик күп композиторлары аның шигырьләрен көйгә салган.

 

Гөлфия Юнысованың сүз тылсымы ничәмә еллар кешеләрнең йөрәгенә изгелек орлыклары чәчә, туган телгә сөю уята. Иҗаты һәр көнгә шатланып, талпынып яшәргә чакыра.

Очрашудан фотолар карагыз.

Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Гөлфия Юнысова ―саф күңелле шагыйрә
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: