Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2023, 16:24

Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата

Бүген  үзәк район китапханәсендә Башкортстан Республикасының халык шагыйре, РФ һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфия Юнысованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Саф күңелле шагыйрә”исемле әдәби очрашу  үтте.

Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата
Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата

Гөлфия Юнысованың сүз тылсымы ничәмә еллар кешеләрнең йөрәгенә изгелек орлыклары чәчә, туган телгә сөю уята. Иҗаты һәр көнгә шатланып, талпынып яшәргә чакыра. Бүген китапханәгә аның иҗатын үз иткән шигъри җанлы кунаклар җыелды. Күпләре Гөлфия Юнысованың шигырьләрен укып ишеттерде.  Иске Балтачтан Альбина Гыйләҗева, Фәнәзия  Вәлиева, Әминә Гафарова, Гөлназ Гайфуллина, Лариса Дельмиева,  Тушкыр авылыннан  Гөлшат Ихсановалар шагыйрәнең төрле чордагы, төрле яшь категориясенә атап язылган шигырьләрен тамашачылар игътибарына җиткерделәр.  

Гөлфия Юнысованың шигырьләре мәгънәле, фикере ачык. Сүзләре уктай тапкыр һәм урынлы. Һәр сөйләме җырлап тора, дисәк тә арттыру булмас. Шунлыктан республикабызның бик күп композиторлары аның шигырьләрен көйгә салган. Райондашыбыз, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәзидә Әхмәтова Гөлфия Юнысованың  берничә шигыренә көй язган. Әлеге чарада ул “Мәңгелек сер” җырын башкарды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Алсу Әхмәтсафиева,  Гөлназ Шәрифуллиналар  да Гөлфия Юнысова  шигырьләренә иҗат иткән җырларны башкардылар. 

Сүз осталарының сирәк өлешенә төшкән бәхетле иҗат язмышы насыйп булган Гөлфия апага.  Дүрт дистәдән артык китап авторы,   500дән артык шигырьләренә көй салынган, иҗаты 25 телгә тәрҗемә ителгән.  Гөлфия Юнысованың исеме “Русиянең иң данлыклы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән.

Әдәби очрашуда  Гөлфия Юнысова  үзе катнашмаса да, иҗаты аша аның белән аралашкандай, сөйләшкәндәй булдык. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырны күмәкләшеп җырлап, илһамланып, күтәренке кәефтә таралыштык чарадан.

Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата
Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата
Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата
Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата
Балтачлылар Гөлфия Юнысова иҗатын ярата
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: