Аскар. 18 сентябрь - "Балтач таңнары". Әбҗәлил районында гөмбәчеләр аю белән күзгә-күз очрашкан.
17 сентябрь көнне иртән Әбҗәлил районының Аскар авылыннан Зәйнетдиновлар гаиләсе гөмбә җыярга юлланган. Хәмит авылы янына җиткәндә гөмбәчеләр аю белән күзгә-күз очрашкан.
Ярый машиналары якында булган. Шаһитлар таештабанны видеога төшергән. Гөмбәчеләрнең берсе аю фонында фотога төшәргә дә өлгергән, хәтта.
Видеодагы кадрлардан күренүенчә, аю гөмбәчеләргә карата агрессивлык күрсәтми. Шулай да ерткыч белән очрашырга туры килгәндә сак эш итү хәерле .