Быел бу акциягә Сәйтәк авылы халкы да актив кушылырга карар кылды. Шушы көннәрдә "Аек авыл-2023" республика конкурсы кысаларында беренче оештыру эш киңәшмәсе үтте.
Оештыручылар аның максатын, чаралар планы турында сөйләделәр.
Аның төп максаты , әлбәттә, районда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, шәхси һәм гаилә тормышында аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке һәм наркотиклардан азат булган җәмгыять төзүгә ирешү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү.
Сәйтәклеләр бу чарада сынатмаслар.