Әнисә Сахапова Богдан авылының ихтирамга лаек кешеләренең берсе. Бүген аңа 85 яшь тулды.
Комиссия әгъзалары аны бүген өенә барып сайлатты.
Тавышым лаеклылар өчен булсын, дип билегели ул.
Туган көне белән котлап, бүләк тапшырдылар. Без дә котлауларга кушылабыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.