Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2023, 17:30

Янтимер авылыннан яшь сайлаучы Дмитрий Абдулов авылларның якты киләчәге өчен тавыш бирде

Ул үзенең гражданлык бурычын 1150 санлы Түбән Иванай сайлау участогында тормышка ашырды.

Янтимер авылыннан яшь сайлаучы Дмитрий Абдулов авылларның якты киләчәге өчен тавыш бирде
Янтимер авылыннан яшь сайлаучы Дмитрий Абдулов авылларның якты киләчәге өчен тавыш бирде

Әлеге вакытта Иске Балтач авылындагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында белем алган егет авылларның якты киләчәге өчен янып яши.

—Авылларыбызда тормыш сүнмәсен иде. Яшь гаиләләр күбрәк төпләнеп, тормыш яңарсын. Бүген мин илебез киләчәге, тыныч тормыш, авылларыбызның чәчәк атуы өчен үз тавышымны бирдем, — ди яшь сайлаучы.

Комиссия рәисе Валентина Макарова Дмитрий Владиславовичка истәлекле бүләк тапшырды.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: