Беренчеләрдән булып алар Бөек Ватан сугышы ветераны Абзал Фазлыев яшәгән йортка килделәр.
—Радио тыңлап, гәзит укып, бүген сайлау буласын белеп, сезнең килүне көтеп алдым. Рәхмәт! Алдагы сайлауларда да катнашу теләге белән янып яшим әле мин. Илләр тыныч булсын! Дөньяда сугышлар тынсын! — ди бәхетле картлыгын Гөлирә һәм Фигат Фархутдиновлар тәрбиясендә яшәүче Абзал Нисап улыФазлыев.