Сәяси чарада авыллар халкы активлык күрсәтте. Унсигез сәгатькә сайлаучыларның күпчелеге тавыш биреп бетте.
Иске Янбай авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Ахунов сөйли:
—Безнең территориядә һәр сәяси чара зур оешканлык белән үтә. Бу юлы да шулай булды. Билгеле вакытта комиссия әгъзалары өйдә тавыш бирү эшенә юлланды. Һәр сайлаучыга үзенең гражданлык бурычын лаеклы үтәү өчен мөмкинлек булдырылды. Бигелде участогыннан башлап сайлаучы Владик Шаймиев истәлекле бүләк алды.