Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2023, 15:44

Динәнең беренче сайлавы

Иске Балтач кызы Динә Мортазина беренче тапкыр сайлауларда катнашты

Динәнең беренче сайлавы
Динәнең беренче сайлавы

- Миңа күптән түгел 18 яшь тулды. Мин беренче тапкыр сайлауларда катнашам. Үземнең граңданлык бурычымны үтәргә кирәк дип исәплим, чөнки киләчәк яшьләр кулында, -ди ул.

 Динә Мөнир кызы район үзәгенең Көньяк микрорайонында урнашкан башлангыч мәктәп бинасының сайлау участогында тавыш бирде.

Комиссия рәисе Рәзилә Әминева Динәнең беренче сайлавы уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.

Ул яшьләрне һәрвакытта актив булырга өндәде.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: