Сайлау участогына бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган Фируза Әбделхакова кызы рәислек итә. Комиссия әгъзалары һәр сайлаучыны ачык йөз белән каршылап,үз бурычларына җаваплы карарга өндиләр.
Богдан авылы халкы сайлауда актив катнаша. Абыйлы-энеле Ильяс Ильфат Гыйләҗевлар иң беренче булып тавыш биргәннәр.
Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә биредә булган, аларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар.