Богдан авылының иң өлкән кешесе тавыш бирде
Комиссия әгъзалары 15. 00 сәгатьтән соң күчмә урна ярдәмендә өйдә тавыш бирүчеләргә чыкты. Иң тәүдә алар авылның иң өлкән кешесе Миңленур Исхак кызына юлланды. Миңленур әби 1925нче елда туган. Күпне күргән, күпне кичергән кеше ул
-Авылны, илне күтәрердәй яхшы кешеләр сайлансын. Илләребез тыныч булсын, сау-сәламәт булыгыз, -ди 98 яшьлек Миңленур Хөсәенова.