Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2023, 18:04

18.00 сәгатькә Балтач районында 10327 сайлаучы тавыш бирде

 Катнашучылар саны 68,21 процентка тиң. 1140 нчы санлы Ялангач сайлау участогында сайлау тәмамлануга бара.

18.00 сәгатькә Балтач районында 10327 сайлаучы тавыш бирде
18.00 сәгатькә Балтач районында 10327 сайлаучы тавыш бирде

Иртәнге сагать 8 дә сайлауга авыл биләмәсе башлыгы Расих Гафурзянов та кушылды. Ә инде 17 сәгатьтә аның төгәлләү өлешен, эштән кайтышлый "Восток" җәмгыятенең алдынгы механизаторы Динар Хабибуллин башкарды.

Расих Кадим улы белдерүенчә, сайлау, участок сайлау комиссиясе рәисе Ринат Васфий улы Галишанов  җитәкчелеге астында уңышлы башланып, шулай дәвам итте. Ул эшне бик ырамлы оештырды. 1141 санлы Мишкә сайлау участогында да сайлау комиссиясе эшне лаеклы оештырды. Комиссия рәисе -  Эрик Михайлович Байбулдин. Бу авылда сайлаучылар бәйрәмгә килгән кебек матур киемнәрен киеп, күмәкләшеп килделәр, җылы теләкләрен җиткереп иң лаеклы кандидатлар өчен тавышларын бирделәр. Кайберәүләре, хәтта, сайлау тәртибен күрсәтергә кечкенә оныкларын да алып килделәр. Афәрин, картати кешегә.

Сайлау комиссиясе секретаре Раушания Ибакаева, иң яшь, беренче кабат сайлаучы Кристина Бадамшинага котлау сүзләрен җиткерде.

18.00 сәгатькә Балтач районында 10327 сайлаучы тавыш бирде
18.00 сәгатькә Балтач районында 10327 сайлаучы тавыш бирде
18.00 сәгатькә Балтач районында 10327 сайлаучы тавыш бирде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: