Сайлаулар районда тыныч шартларда дәвам итә.
Иске Балтач авылындагы 1163 санлы “Ленинский” сайлау участогында яңа унсигез яше тулган, башлап сайлаучы студент егет Альберт Галиевның тавыш бирү мәленә тап булдык. Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжында өченче курста белем ала ул.
—Илебезнең якты киләчәге өчен тавыш бирәм. Сугышлар булмасын! — ди Альберт Әлтәф улы.
Яшь сайлаучыга участок сайлау комиссяисе рәисе Илмир Фәридонов истәлекле бүләк тапшырды.
Автор фотолары