1137 санлы Сәйтәк сайлау участогында бүген иртәдән җанлылык хөкем сөрә. Авыл халкы тыныч тормыш, илнең якты киләчәге өчен тавыш бирергә ашыга. Комиссия әгъзалары сайлаучыларны якты йөз белән каршы алалар.
Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина белдерүенчә, әлеге сәгатькә сайлауларда катнашучыларның гомуми саны 59 процентка тиң.
МХОга чакырылган, кыска вакытлы ялга кайткан райондашлар да сәяси чарадан читтә калмаганнар. Бер якташыбыз үзенең гражданлык бурычын алдан үтәп юлга кузгалган.
Исән йөреп, җиңү белән кайтсын якташларыбыз, райондашларыбыз!