Новости
21 Августа 2023, 09:19

Иске Балтачтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында Чебурашканың туган көнен билгеләделәр

Чебурашка — ул бөтен халык яраткан мультипликацион персонаж.

Иске Балтачтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында Чебурашканың туган көнен билгеләделәрИске Балтачтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында Чебурашканың туган көнен билгеләделәр
Иске Балтачтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында Чебурашканың туган көнен билгеләделәр

Ел саен 20 августта аның туган көне билгеләп үтелә. Бу датаны персонажның авторы Эдуард Успенский үзе 60 ел элек билгеләгән. Чебурашка әкиятләр һәм мультфильмнар героена караганда күбрәк, ул балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе, бәхетле балачак, игелек һәм дуслык символы. Бәйрәмнең рәсми статусы юк, ләкин балалар өчен бу күңел ачу һәм балалар китаплары һәм мультфильмнары герое белән очрашу өчен бик яхшы сәбәп. Ә кайберәүләр өчен аның белән беренче тапкыр танышу көне дә ул әкият героеның туган көне.

Автор:
Читайте нас