Башкортстанда яшәүчеләрне янә эссе һава торышы сөендерәчәк. Июль ахырында һәм август башында су коену сезоны дәвам итәчәк. Бу хакта "Гисметие" порталы белгечләре белдерә.
Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, 24 июльдән явым-төшемсез, кояшлы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +26 градуска кадәр күтәреләчәк. 27 июльдән 30 градуслы эсселек урнашачак. Ул 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Икенче көнне көндез +25 градус көтелә, ә аннары 13 августка кадәр +26, +28 градус булачак.
Шулай итеп, киләсе айның беренче яртысын пляжда үткәрергә мөмкин.
Августның икенче яртысында яңгырсыз көннәр булмаячак диярлек.