Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2023, 20:39

Көнтүгеш авылыннан давыл узган

Бүген, 10 июль көнне, көннең икенче яртысында котырган давыл  Көнтүгеш авылына беркадәр зыян салды

Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Көнтүгеш авылыннан давыл узган

Көнтүгеш. 10 июль - "Балтач таңнары". Бүген, 10 июль көнне, көннең икенче яртысында котырган давыл  Көнтүгеш авылына беркадәр зыян салды

 

Тоташ эссе көннәр, атмосфера басымы үзгәрү, җир өсте тигез җылынмавы безнең төбәктәге һава шартларында  җил-давылларга сәбәпче. Өстәвенә, көтмәгәндә болытлап та куйса. Ә ул болытның кайда куерасын беркем дә төгәл фаразлый алмый.

Бу яклап 10  июль көнне, көннең икенче табигать казасы һөҗүмен Көнтүгеш авылы үзендә кабул итте.

-Кичке сәгать алтыга табан давыл купты. Тамчылап кына яңгыры да яуды. Унбиш минут чамасы котырган давыл  ярыйсы зыян салды. Чүмәләгә өйгән печәннәребезне таратып ташлады. Өебез түбәсеннән бер шиферны алып очырды,-ди авылда яшәүче Рәфинә Хаҗиева, табигать казасы китергән зыянны исәпләп.

Авылда көчле җил тагын да берничә  йорт каралтысы түбәләрен очырган. Ике урында биек агачларның ботакларын сындырып юлга түшәгән.  Елга буендагы әрәмәләрдә җил аударган агачлар да бихисап.  Көнкүреш калдыклары тулы  контейнерларны да җил  аударган.  100-150 метр чамасы арада электр линиясен өзеп, җиргә төшергән.

Давыл мәшәкатьләр чыгарды. Җыештырасы, көйлисе эшләр бихисап. Каралты-кураң иминиятләштерелмәгән булса, түбә яңарту кебек эшләрне тулысынча үз акчаңа башкарырга туры килә. Иминиятләштерү кирәклеге менә шундый казалардан соң ачык күренә. 

Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Көнтүгеш авылыннан давыл узган
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: