Барлык яңалыклар
Новости
7 июль 2023, 17:12

Луч”та яшел урак гөрли

“Луч” җәмгыятендә корылык елында да терлек азыгы базасын ныгыту мөмкинлекләрен тулы файдаланалар

Луч”та яшел урак гөрли
Луч”та яшел урак гөрли

Түбән Сикияз. 7 июль - "Балтач таңнары". “Луч” җәмгыятендә корылык елында да терлек азыгы базасын ныгыту мөмкинлекләрен тулы файдаланалар.

Корылык игенчеләрне кыен хәлдә калдырды. Терлек азыгы культуралары үскән кырларда яшел масса  уңышын  узган елдагы  белән чагыштырырлык түгел.

- Бар өмет – кукурузларда. Көннәр кыскара балагач, үсәргә кузгалдылар. Бәлки  алдагы көннәрдә яңгырлар да явар әле. Быел планлаштырылмаган чараларны  кулланырга туры килде. Түбән уңыш көтелгән арыш басулары  яшел массасын да сенаж өчен чимал сыйфатында кулланырга булдык,- ди “Луч” җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, игенчеләр, ничек кенә  булмасын, терлек азыгы базасын ныггытрырга тырышуын билгеләп.  

Хуҗалыкта яшел урак эшләре инде атнадан артык  дәвам итә.  Башта хуҗалыкның Ташлы Елга мөгезле эре терлекләр симертү  фермасында сенаж салдылар.

-Яшел масса уңышы елына күрә ярыйсы. Егерме дүрт гектарда-клевер, утыз гектарда арыш басуыннан җыеп алынган яшел масса белән мең тоннага якын сыешлы баз тулды,- диләр игенчеләр, фермаларны терлек азыгы белән  тәэмин итү быел җиңел булмаячагына басым ясап.

“Дон-680”  комбайнында  яшел массаны урып-турау эшенә механизатор Эрик Калимуллин җигелгән.  Яшел массаны транспортлау чараларын хезмәтләндергән Миңнехан Галиханов, Володя Русиев, Зәбир Хәйруллиннар басу-ферма маршрутында көненә уртача унар рейс ясый.  Һәр әрҗә ике тоннадан артык тарта. Көненә кимендә җитмеш-сиксән тонна  сенаж туплана дигән сүз.

Әлеге вакытта 28 гектар мәйдандагы арыш яшел массасын җыеп алалар. Инде Түбән Сикияз сөтчелек фермасы терлек азыгы базасын ныгыталар. Беренче карашка арышның торышы яхшы сыман. Игътибарлап карасаң, башакларда бөртекләр саны өч-дүрттән артмый.    

-Быелгы кебек елда мондый басудан гектарыннан ике-өч центнер уңыш алуга караганда тонналап яшел масса уңышы алу отышлырак булыр,- дигән карарга килдек,- ди Марат Габидуллин үстерелгән уңыш югалмавын билгеләп.

Сенаж туплау   шушы көннәрдә  печән  хәзерләү эшләренә тоташачак. Механизатор Тәфикл Хәйруллин шушы макчатлар өчен кәҗә үләнен ега башлады.  

 

 

      

 

 

 

Автор:
Читайте нас: