Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2023, 09:55

Башкортстанда туристлар өчен шартлар булдырыла

Башкортстанга  туристларны урнаштыру өчен  модульләр  булдыруга 258,6 миллион сум федераль субсидия юнәлтеләчәк

Башкортстанда туристлар өчен шартлар булдырыла
Башкортстанда туристлар өчен шартлар булдырыла

Уфа. 3 июль - "Балтач таңнары". Башкортстанга  туристларны урнаштыру өчен  модульләр  булдыруга 258,6 миллион сум федераль субсидия юнәлтеләчәк.

 Башкортстан 2023-2024 елларда   туристлар өчен  капиталь булмаган тораклар, кунакханәләр, глэмпинглар һәм башка тиз төзелә торган конструкцияләр булдыру буенча инвестиция проектларына ярдәм итүгә субсидияләр бирүгә сайлап алу җиңүчеләре санына керде. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында республика федераль бюджеттан 258,6 миллион  сумм акча  алачак. Акча туризм өлкәсендә 16 инвестиция проектын тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.

- Башкортстан туристлар өчен ял итү урыны булып тора. Төбәккә туристлар агымы арта, Росстатның төгәлләнгән мәгълүматлары буенча 2022 елда ул 2,1 миллион кеше тәшкил иткән. Республикада ял итүгә ихтыяҗ арту сәбәпле, тиз төзелә торган   кунакханә модульләре, глэмпинглар санын шактый арттыру, аларда булу өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыру ихтыяҗы бар. 16 гариза җиңүче дип танылды – бу бик яхшы нәтиҗә һәм республика туристлар өчен тагын да кызыклырак ноктага әйләнсен өчен мөһим адым, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Конкурска Россиянең 79 төбәге үз проектларын тәкъдим итте, Башкортостан федераль субсидия алучы 38 кеше арасына керде. Финанслауның мәҗбүри шартларына ярашлы рәвештә, 16 проектны гамәлгә ашыруга төбәк бюджетыннан һәм инвесторларның 390 млн сум күләмендә үз акчалары юнәлдереләчәк. Гаризаларга ярашлы, 2024 ел ахырына кадәр республикада туристик объектларның номерлар фонды 500 урынга артачак.

Хупланган проектлар арасында Шишмә районы территориясендә  башкорт аты үзәге янында глэмпинглар, Ишембай районында агро-туристик комплекс,  Әбҗәлил районында  сезон әйләнәсенә эшли торган  глэмпинг төзү каралган.

Шулай ук Белорет, Зианчура, Иглин, Илеш, Нуриман, Стәрлетамак, Туймазы, Шаран районнарындагы туристлык базаларында номер фондлары артачак. Глэмпинглар Әбҗәлил, Белорет, Гафури, Караидел районнарында киңәйтеләчәк.

Белешмә:

2021 елда эшли башлаган «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты Россия буенча сәяхәтләрне уңайлы, куркынычсыз һәм кызыклы итәргә ярдәм итәчәк. Туристлар сервис алачак, ә ял итү урыннарын һәм туристик маршрутларны оештыручылар дәүләт ярдәмен алачак.

Милли проектка өч федераль проект керә: туризм өлкәсендә идарә итүне камилләштерү, туристлык хезмәтләренең уңайлылыгын арттыру һәм туристлык инфраструктурасын үстерү.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: