Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2023, 20:35

Балтачта көчлеләр үзләрен Сабантуй мәйданында күрсәтте

Иске Балтачта узган Сабантуйда көчлеләргә һәм җитезләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге күп иде

Балтачта көчлеләр үзләрен Сабантуй мәйданында күрсәтте
Балтачта көчлеләр үзләрен Сабантуй мәйданында күрсәтте

Иске Балтач. 2 июль- "Балтач таңнары". Иске Балтачта узган Сабантуйда көчлеләргә һәм җитезләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге күп иде.

Милли көрәш, гер күтәрү кебек спорт төрләре  көчеңне тыныч  тормышта сынау мөмкинлеге. Бу ярышлар төрләре инде күптән Сабантуйлар прграммасына кертелгән.  Соңгы елларда армспорт та бәйрәмнең бәйгеләр  исемлеген тулыландырды.

Иске Балтачта бу төр ярышлардан тыш бер Сбантуй да узганы юк.  Алар барысы да  бәйрәмнең   иң киң таралган, яраткан ярыш төрләре булып  кала, үзешчән сәнгать осталары чыгышлары, кул эше осталары күргәзмсе  һәм башкалар кебек, бәйрәмгә бизәк өсти.

Озын көн буена дәвам итә көч спорты төрләре.   Чөнки ярышлар   гәүдә аырлыгы буенча берничә  категориядәге  спортчылар  арасында оештырыла.  Аларның барысының да үз кагыйдәләре дә бар.  Сабантуе батыры титулына  ия булырга теләүчеләр  бик күп. Мәсәлән, милли көрәш ярышларында  өч дистәгә якын спортчы бил ныклыгын сынарга мәйданга чыкты.

-Моңа кадәр  чит төбәкләрдән килүчеләрне ярышларга кертми идек.  Быел, Сабантуе “Табын-фест”  фестивале белән берлектә оештырылу сәбәпле, мондый чикләү булмады. Теләгән һәркем безнең район Сабантуй мәйданында үзен күрсәтә алды,- ди баш судья Максим Ахтариев, ярыш  үзенчәлекләре белән таныштырып.

Ләкин комплекслы разряды булган һәм һәм һәвәскәр спортчылар арасында ярышлар аерым бара.

Милли көрәшне, гадәттәгечә, балалар башлап җибәрде. Келәмгә бер-бер артлы көрәшчеләр чыкты.  Алыш саен батырлар ачыкланды. Гәүдә авырлыгы 35 килограммга кадәр спортчылар арасында призлы урыннарны  Илнар Камалов, Рамил Нигамәев, Инсаф Камаловлар яулады.   

Бераздан өлкәнрәкләргә мәйданга чыгарга вакыт җитте. 65 килограмга кадәр көрәшчеләр арасында батырлар  дистәгә якын көрәшче  арасыннан сайлап алынды.  Рөстәм Җиһаншин, Нияз Шайдуллов, Әмир Рәкыйпов, Радим Нигамәевлар призлы урыннарда.

Аларны келәмдә гәүдә авырлыгы 75 килограммга кадәр ир-егетләр алыштырды.  Бу категориядәге көрәшчеләр арасында да ярышлар кызу барды. Павел Манафов (Балтач), Илназ Әхмәтглиев (Караидел), Таһир Фәрхетдинов (Чакмагыш) пьедестал баскычларында үз урыннарын алды. 

Сиксән биш килограммга кадәр авырлык категориясендәге көрәшчеләр арасында узган бәйге дә үз җиңүчеләрен билгеләде.  Илнур Гайнуллин (Балтач), Динар Закиров (Салават районы),Заһит Шакировлар (Учалы) призлы урыннарга чыкты быелгы Сабан туенда.

Ярышны чын пәһлеваннар тәмамлады.  Алар барысы да гәүдә авырлыгы сиксән биш килограммнан югарырак спортчылар  Рушан Ильясов( Уфа), Искәндәр Шумков( Уфа), Альберт Айзангулловлар  (Миякә районы)   горур рәвештә  пьедестал  баскычларын яулады. Беренче урын алган батырлар иңнәренә тәкәләр салдылар һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр. Призлы урын алган башка чиүчеләр дә акчалата бүләкләргә лаее булдылар.   

Параллель рәвештә  гер күтәрү ярышлары бара. Бусы да  гәүдә авырлыгына карап, төрле категориядәге спортчылар аранда оештырыла торган ярыш төре.

-Теләге булган хатын-кызлар да чырышта  катнаша ала. Алар бер потлы герне өч минут дәвамында чөяргә тиешләр. Ә ир-егетләргә шул ук вакыт эчендә 24 килограмм  авырлыктагы герне ике кулларына тотып чөяргә туры килә,-ди судья һәм бер үк вакытта үзе дә герче Надежда Беляева,  ярыш төре кагыйдәләре белән таныштырып.

Ир егетләр арасында ярышлар  гәүдә авырлыгы 70 килограммга кадәр- һәм 90 килограмнан артыграк спортчылар арасында барды. Призлы урыннарны Илнур Ханов (Карыш), Айваз Султанов,Радис  Зинәтуллин (Дүртөйле), Илсур Шакиров(Бөре), Айваз Сафетдинов (Балтач), Алмаз Шәрипов (Тәтешле), Фидарис Валиев, Руслан Ахматнабиев, Владелин  Абзатовлар (Тәтешле) яулады.

 Герче булып танылган хатын-кызлар да бихисап. Бер потлы герне алар да уенчыктай чөя.  Мәсәлән, Розана Кашапова 16 килограммлы герне өч минут эчендә 82 тапкыр чөеп, гәүдә авырлыгы    авырлыгы 65 килограммга кадәр спортчы илаһи затлар арасында беренче урынга чыкты.  Шулай ук Эльвира. Баязитова, Гөлнара Вәлиева, Надежда Беляева, Динара Ситникова, Ксения Плюсиналар призлы урыннарны бүлештеләр.
Теләгәннәр беләк көчен армспортта сынады. Төп ярышлар сиксән килограммга кадәр һәм аннан югарырак категориядәге ир егетләр  арасында узды. Ярышларга хатын-кызлар да кушылды. Призлы урыннарны Володя Денисов, Илназ Ахметов,Илгиз Сахипов, Аяз Шафиков, Айрат Кашанов, Динар Садретдинов, Эльвира Баязитова, Розана Кашапова, Диана Камаловалар яуладылар. Ә балалар арасында узган ярышларда Алмаз  Фәрхетдинов, Рөстәм Шәйхетдинов

Радмир Мингазовлар үзләрен көчлеләр итеп танытты.

Кемдер милли көрәш, армспорт, гер күтәрү ярышларын тамаша кылганда, икенчеләр влейболчылар уенын күзәтә. Балтач Сабан туе волейболсыз узганы юк.

Ир- егетләр арасында узган ярышларда призлы ураннарга Салават, Архагель, Авыргазы районнары командалары чыкты.  Ә хатын-кызлар арасында призлы урыннарны Иске Балта авылы җыелма командасы, Көмьязы авылы, балалар һәм үсмерләрнең спорт мәктәбенең “Искра” командалары бүлеште.    

 

(Мәгълүмат һәм фотолар өчен Надежда Беляевага, һәм Максим Ахатриеввка рәхмәт).

Балтачта көчлеләр үзләрен Сабантуй мәйданында күрсәтте
Балтачта көчлеләр үзләрен Сабантуй мәйданында күрсәтте
Балтачта көчлеләр үзләрен Сабантуй мәйданында күрсәтте
Балтачта көчлеләр үзләрен Сабантуй мәйданында күрсәтте
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: