Верхотор. 20 июнь - "Балтач таңнары". Ишембай районы Верхотор авылында аюлар көтүе кунак булган.
Урман кунаклары авыл тирәсендә йөргәнен видеога төшереп алганнар.
Аюлар Верхотор авылы янында йөри. Күренүенчә, өч баласын иярткән ана аю.
Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеодагы кадрларда хайваннарның аланда уйнап йөргәне, аннары урманга таба йөгергәне күренә.