Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2023, 12:00

Башкортстан вузларында кабул итү кампаниясе башланды

Бүген, 20 июнь көнне,  Башкортстан югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. 2023 елда  республика югары уку йортлары бюджет урыннарына  14,9 меңгә якын студент кабул итәчәк

Башкортстан вузларында кабул итү кампаниясе башланды
Башкортстан вузларында кабул итү кампаниясе башланды

Уфа. 20 июнь - "Балтач таннары". Бүген, 20 июнь көнне,  Башкортстан югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. 2023 елда  республика югары уку йортлары бюджет урыннарына  14,9 меңгә якын студент кабул итәчәк.

Башкортстанның  югары уку йортларында абитуриентларны  кабул итә башладылар.   

 Республикада күбрәк балалар  югары белемне бушлай ала алсын өчен максатчан эшалып барыла.  Быел республика университетлары бюджет урыннарына  14 886 абитуриент кабул итәчәк — 2022 елга караганда 512гә күбрәк.

Республикада югары мәктәпне ныгыту дәвам итз, һәм бүген безнең вузлар башкаланың иң эре вузларына тиңләшерлек. . Бу эштә республикада уңышлы эшләүче Евразия фәнни — белем бирү үзәгенең зур өлеше зур. Башкортстан университетлары Приоритет-2030 федераль программасында катнаштылар. Уфа фән һәм технологияләр университеты базасында Алдынгы инженерлык мәктәбе уңышлы эшли.

Шулай ук  республикада  талантлы яшьләр финанс яктан дәртләндерелә. Безнең университетлар олимпиада җиңүчеләренә һәм БДИ баллары югары булганнарга югары стипендия бирүне күздә тота.

Автор:
Читайте нас: