Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2023, 16:00

Башкортстанда елганы кичкән пошилар видеокамера объективына эләккән

Дүртөйле районында балыкчылар Агыйдел елгасын йөзеп чыккан пошиларны  видеога төшереп алган

Башкортстанда елганы кичкән  пошилар видеокамера объективына эләккән
Башкортстанда елганы кичкән пошилар видеокамера объективына эләккән

Дүртөйле. 5июнь - "Балтач таңнары".  Дүртөйле районында балыкчылар Агыйдел елгасын йөзеп чыккан пошиларны  видеога төшереп алган.

⠀Дүртөйле район җирлегендә Аггыйдел елгасында балык кармаклаган балыкчылар бер иртәдә  гаҗәеп тамаша шаһиты булган.  Калкавычларга карап утырган бер мәлне елга уртасыннан йөзеп килгән пошиларны күреп калганнар.  Бу күренеәне алар видеоязмада теркәгән һәм язманы социаль челтәрләрдә урнаштырганнар. 

 

Кадрлардан күренүенчә,   пошилар ашыкмый гына  ярга табан йөзәләр. Тик ярга килеп җиткәч, кинәт кире борылалар. Мөгаен,   анда тагын  берәр балыкчы  булгандыр. Бераз читкәрәк китеп,  үзләренә тыныч урын табып, мәхлуклар судан чыгып, агачлар арасына кереп китәләр.  ⠀

 Видео авторы   билгеләвенчә,елгадан йөзеп килгән мәхлуклар ерактарак булганда, ул аларны  куяннар   дип уйлаган.

Автор:
Читайте нас: