Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2023, 16:46

Башкортстан киңлекләрендә ефәк күбәләге һөҗүме дәвам итә

Башкортстанда ефәк күбәләге  390 мең гектарда урманнарга зыян китергән

Башкортстан киңлекләрендә ефәк күбәләге һөҗүме дәвам итә
Башкортстан киңлекләрендә ефәк күбәләге һөҗүме дәвам итә

Уфа. 5июнь - "Балтач таңнары". Башкортстанда ефәк күбәләге  390 мең гектарда урманнарга зыян китергән.

Корткыч явы ике атнадан беркадәр сүрелергә тиеш, дип фаразлыйлар

БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов быел Башкортстан урманнарына  корткычлар узган ел белән чагыштырганда  азрак  күләмдә зыян китерүе турында сөйләгән. 

Урманны саклау үзәге мәгълүматлары буенча, узган ел  ефәк  күбәләгенең  личинкалары  Башкортстанда 650 мең гектарда  урманнарга зыян китергән. Быел аларның таралу мәйданы 390 мең гектарга кадәр кимегән.

- Шул ук вакытта без торак пунктлар, лагерьлар, СНТ тирәсендәге территорияләрне эшкәртә алмыйбыз — бүген корткычларга каршы кулланыла торган препаратларны куллануны тыйган санитар кагыйдәләр бар, — дип билгеләгән үтте Марат Шәрәфетдинов. - Эшкәртү 67 мең гектар мәйданда гына Баймак, Федоровка, Миякә, Бәләбәй һәм Бишбүләк районнарының урман массивларында үткәрелә.

 Ведомство башлыгы  билгеләп үткәнчә, 10-14 көн эчендә ефәк күбәләге личинкалары  агач яфраклары белән  тукланудан  туктаячак һәм  агачлар  яңадан үсеп китәчәк. Хәтта  яфраклар ике тапкыр  юк ителсә дә,  бу хәл агачның үлеменә китерми, дип тынычландырган  министр.

 

Автор:
Читайте нас: