Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2023, 17:16

9 нчы сыйныф укучысы үз-үзенә аткан?!.

Ул  кая укырга керергә белмәгәнлектән шундый адымга барган...

9 нчы сыйныф укучысы үз-үзенә аткан?!.
9 нчы сыйныф укучысы үз-үзенә аткан?!.

 

Бу коточкыч хәбәрне “Кызыл таң” гәзите халыкка җиткерде.

                   

Октябрьскийда яшәүче 9нчы сыйныф укучысы әтисенең пистолетыннан үзенең иягенә аткан. Үсмер аккан канны үзаллы туктата алган һәм ике көн дәвамында... пуля белән йөргән… Әти-әнисен кадакка егылдым, дип алдаган. Хастаханәгә алып килгәч кенә дөрес хәлне сөйләп биргән.

Дөресе ничек булган соң? Үсмернең әнисе, абыйсы бу көнне авылга кайтып киткән, ә әтисе эштә булган. Моңа кадәр үсмер алар белән кая укырга керергә белмәгән өчен сүзгә килгән булган. Һәм шул вакытта күзенә пистолет ташланган. Пуля малайның аңкау сөягендә эләгеп калган.

Хәзер полиция әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

 

Автор:
Читайте нас: