Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2023, 11:48

Яңа Ямурза авылында ике кешенең гомерен өзгән янгынның сәбәпләре билгеле

Урында махсус хезмәт тикшерүчеләре эшләп, янгынның сәбәпләрен ачыклады.

Яңа Ямурза авылында ике кешенең гомерен өзгән янгынның сәбәпләре билгеле
Яңа Ямурза авылында ике кешенең гомерен өзгән янгынның сәбәпләре билгеле

Яңа Ямурза авылында агачтан төзелгән йортта баш калкыткан янгынны сүндерүгә янгын сүндерү расчётлары җәлеп ителде. Янгын сүндерүчеләр  көрәшеп, ялкын телләренең артабан  таралуына чик куя алдылар.

Янгынны сүндерү барышында 1956нчы һәм 1983нче елгы ике ир-атның (әтиле-уллы) мәетләре табылды. Урында махсус хезмәт тикшерүчеләре эшләп, янгынның сәбәпләрен ачыклады. Алдан китерелгән мәгълүматлар буенча, бәхетсезлек очрагына китергән сәбәп эчкечелек белән мавыгу һәм көйрәтүгә бәйле.

Ни өчен гаилә шундый хәлгә тарыган соң, биредә нинди яшәү рәвеше алып барылган?

Гаилә узган елның октябрь аенда зур кайгы кичергән. Һәлак булганнарның укытучы булып эшләгән хатыны һәм анасы вафат булган. 

—Кызганыч, ата кеше һәм сәламәтлеге какшаган улы тормыш көткәннәр, эчкечелек белән мавыкканнар, көйрәткәннәр. Бу хакта авыл кешеләре белгән, тик битарафлык, ваемсызлык дип әтимме, нәтиҗәдә аянычлы хәлгә китергән. Ут белән сак эш итегез. Эчкечелек белән мавыкмагыз. Өегездә очраклы кешеләр белән кәеф-сафа кормагыз. Янгын бер кешене дә, мал-мөлкәтне дә, гомерне дә аямый. Сак булыгыз!— ди янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов.

Янә бер мөһим моментка тукталып үтү урынлы булыр. Янгынга каршы махсус режим дәвам итә. Тиеш булмаган урынга калдыклар туплау, чүп яндыру тыела.

—Кагыйдәләрне инкарь итүчеләргә карата зур суммада штраф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган. Шуны да истә тотсыннар иде! — ди Булат Радим улы.

Хөрмәтле райондашлар! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне саклагыз! Ялгызлары гомер кичергән, аеруча өлкән яшьтәге авылдашларыгызга игътибарлы булыгыз.

Янгын билгеләренә тап булган очракта  кичекмәстән “112” номеры буенча бердәм хезмәткә шалтыратыгыз.

 

Фото республика Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән

Автор:
Читайте нас: