Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2023, 09:52

Ык елгасы ихтиофаунасы баетыла

Туймазы районында Ык елгасына 35 мең данә чуртан балыгы маймычлары җибәргәннәр

Ык елгасы ихтиофаунасы баетыла
Ык елгасы ихтиофаунасы баетыла

Тумазы. 1 июнь - "Балтач таңнары". Туймазы районында Ык елгасына 35 мең данә чуртан балыгы маймычлары җибәргәннәр.

 

 Туймазы районында Ык  елгасына 35 меңгә якын чуртан балыгы маймычлары җибәрелгән. Су биологик ресурсларын ясалма рәвештә  тулыландыру  юнәлешендәге бу  чара «Транснефть – Урал»АҖ компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Биологик ресурсларны тулыландыру буенча су объектлары компания өчен Росрыболовство  карары  буенча билгеләнгән. Чыгарылыш урыннары республика буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм су биологик ресурсларын саклау бүлеге белән килештерелгән.

Сулыкларны  балыкка баету  буенча эшчәнлек компаниянең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге стратегик бурычларын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, ул экосистемаларны һәм биологик төрлелекне саклау, табигый ресурсларны торгызу буенча чаралар комплексын үз эченә ала. Бу төбәктә «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Экология» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Компаниядә билгеләп үтелгәнчә, суртан балаларын Саратов шәһәреннән махсус җиһазландырылган контейнерларда алып килгәннәр: аларда кирәкле температура дәрәҗәсе саклана, су махсус фильтрлар аша үтә һәм балык юлда үлмәсен өчен өстәмә рәвештә кислород белән баетыла.

 Елгаларга маймычлар җибәрү  Росрыболовствоның Волга-Кама территориаль идарәсе, Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча дәүләт контроле, су биологик ресурсларын күзәтү һәм саклау бүлеге хезмәткәрләре контроле астында башкарыла.

Ык елгасы ихтиофаунасы баетыла
Ык елгасы ихтиофаунасы баетыла
Ык елгасы ихтиофаунасы баетыла
Автор:
Читайте нас: