Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2023, 09:57

Тубылгы 40 чиргә дәва икәнен беләсезме?

Ул тиздән чәчәк ата башлый. Файдасын күреп калыгыз!

Тубылгы 40 чиргә дәва икәнен беләсезме?
Тубылгы 40 чиргә дәва икәнен беләсезме?

Тубылгы (таволга) шактый озак: июньнән август башына кадәр чәчәк ата, нәкъ шул вакытта азрак яфракларын кертеп җыялар. Кызу көнне үсемлек хуш исен тарата, аның тирәсендә бал кортлары, шөпшәләр гөжләп тора, ул күбәләкләр, башка бөҗәкләрне җәлеп итә, ни гаҗәп: бу үсемлекне озынборыннар әйләнеп уза.
Чәчәк аткан чакта җыеп киптереп, төнәтмәсен ясап, мунчада ташка салу өчен куллана аласыз. Төнәтмәсе белән чәчне чайкарга була. Ул чәчне ныгыта, тире авыруларына дәва.
Тубылгы үләне ревматизм, баш авыртудан булыша, бәвелне куа. Ул табигый аспирин булып санала. Тубылгының киптерелгәнен даруханәләрдән дә таба аласыз. Табиблар аны ашказаны һәм эчәк ялкынсыну чирләре, подагра, диарея, дизентерия, гельминтоздан кулланырга киңәш итә. Төнәтмәсе тире авырулары, геморройдан компресс ясау өчен дә файдалы.

Чәчәкләрен чәйгә кушарга була. Җәен яшь яфракларын салатка салып ашарга ярый. Каты пешкән йомырканы турарга, шуңа вакланган тубылгы яфрагы, укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр кушарга, үсемлек мае өстәп болгатырга. Файдалы салат әзер.

ТУБЫЛГЫ ҮЛӘНЕ
Подагра һәм ревматизмнан төнәтмә:
1 бал кашыгы киптерелгән тубылгы чәчәкләренә 250 мл кайнар су коярга һәм 10 минут төнәтергә. Сөзәргә һәм икегә бүлеп, көнгә ике тапкыр эчәргә.

Тынычландыра торган чәй:
Төнлә йоклый алмаучылар, күңел тынычлыгы тапмаучылар чәен эчә ала. Моның өчен 1 стакан кайнар суга 1 бал кашыгы киптереп вакланган тубылгы үләне салып, 5 минут пешерергә һәм чәй кебек эчәргә.

Кулланыр алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

“Саулык. Татар халык медицинасы”ннан

 

Автор:
Читайте нас: