Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2023, 12:00

Стәрлетамак узаманы Казан марафонында катнашкан

Стәрлетамак районы Наумовка авылында яшәүче җитмеш яшьлек ханым Казан марафонында 42,2 километр араны йөгереп узган

Стәрлетамак узаманы Казан марафонында катнашкан
Стәрлетамак узаманы Казан марафонында катнашкан

Стәрлетамак. 1 июнь - "Балтач таңнары". Стәрлетамак районы Наумовка авылында яшәүче җитмеш яшьлек ханым Казан марафонында 42,2 километр араны йөгереп узган

Стәрлетамак районының Наумовка авылында яшәүче җитмеш яшьлек Рамилә Шамасова 28 майда   узган  Казан марафонында катнашты.  Якташыбыз 42,2 километр араны 5 сәгать 3 минут 56 секундта үтеп,  җитмеш яшьлек һәм аннан өлкәнрәк марафончылар арасында  беренче урынны яулаган.

Быел марафонда дөньяның 15 иленнән 12 меңнән артык кеше катнашкан.

 Р.Р. Шамасованың кызы Раушания Мөфтахова сөйләвенчә, Рамилә Рәшит кызы профессиональ рәвештә спорт белән Башкортстан медицина институтында укыган  чагында ук шөгыльләнә башлаган. Ул йөгерү чаңгысы буенча институт җыелма командасына керә һәм СССР буенча призлы урыннар алган.

Рамилә Шамасова ярты гасыр гомерен  медицинага багышлаган. , бүген ул-Стәрлетамак шәһәренең  икенче санлы хастаханәсе  табиб-терапевты. Ул дәвалау белән генә түгел, чирләрне профилактика белән дә шөгыльләнә, шәхси үрнәге белән пациентларга һәм тирә-юньдәгеләргә сәламәт яшәү рәвеше күрсәтә икән. Өч ел элек җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлаган, республика ярышларында һәм марафоннарда актив катнаша. Кыш көне чаңгыда йөри.

Автор:
Читайте нас: