Борщевик белән көрәшү өчен «Бердәм Россия» партиясе депутатлары (төп авторы — Марина Оргеева) Дәүләт Думасына ике закон проектын кертергә әзерләнә: беренчесе Җир кодексында «инвазив үсемлекләр» төшенчәсен беркетәчәк (аларның таралуы биологик күптөрлелеккә куркыныч тудыра), ә икенчесе федераль дәрәҗәдә гражданнар, вазифалы һәм юридик затлар өчен штрафлар кертәчәк. Проектлар хәзер хөкүмәтнең рәсми бәяләмәләрен көтә, дип яза "Ведомости".