Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2023, 09:27

Балтачта чүплек янды...

Узган тәүлектә кичке сәгатьтә Балтач районының элекке көнкүреш каты калдыклары полигонында янгын чыгып мәшәкатьләр тудырды.

Балтачта чүплек янды...
Балтачта чүплек янды...

Янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы булат Хәсәнов белдерүенчә, 50 квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндерүгә 66 санлы янгын сүндерү часте һәм Көнтүгеш авыл биләмәсенең янгын сүндерү расчетлары җәлеп ителгән. Янгын сүндерүчеләр сәгатьтән артык көрәшеп, ялкын телләренең артабан зур мәйданга күчүенә чик куя алганнар.

—Янгынга каршы махсус режим дәвам итә. Тиеш булмаган урынга калдыклар туплау, чүп яндыру тыела. Кагыйдәләрне инкарь итүчеләргә карата зур суммада штраф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган. Шуны истә тотсыннар иде! — ди Булат Радим улы.

Белгеч белдерүенчә, элекке полигондагы ялкын очрагының сәбәбе дә ут белән саксыз эш итүгә бәйле.

Киркәмәгән кылык эшләп башыгызга бәла алмагыз!

 

Балтачта чүплек янды...
Балтачта чүплек янды...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: