Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2023, 11:00

Балтачлыларга маллар асрау тәртибе турында искәртәләр

Балтачлылар, белеп калыгыз, ихатадагы барлык төр маллар  ветеринария учреждениесендә  исәпкә куелырга тиеш.

Балтачлыларга маллар асрау тәртибе турында искәртәләр
Балтачлыларга маллар асрау тәртибе турында искәртәләр

Иске Балтач. 1 июнь - "Балтач таңнары".  Балтачлылар, белеп калыгыз, ихатадагы барлык төр маллар  ветеринария учреждениесендә  исәпкә куелырга тиеш.

Соңгы елларда РФ субьектлары территориясендә  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә түгел,  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да хайваннарның төрле  йогышлы авырулары үсеше тенденциясе күзәтелә.

Кайбер төбәкләрдә эпизоотик  хәл катлаулану сәбәпле,  терлекчелеккә кагылышлы кагыйдәләрне искә төшереп китү урынлы булыр.   

Барлык төр маллар  ветеринария учреждениесендә  исәпкә куелырга тиеш.   

Район территориясенә авыл хуҗалыгы хайваннарын кертү  (чыгару) ветеринария документлары буенча башкарыла.

Хайваннарны  бер төбәктән икенче төбәккә күчерү  дәүләт ветеринария  күзәтчелеге органы белән килешенеп  һәм  хайваннар авыруларының барлыкка килүен һәм таралуын кисәтү таләпләрен үтәп башкарыла. Законны үтәмәгән  очракта тәртип бозучы  йөзләрчә мең сум штрафка тартылырга мөмкин.

 Йорт хуҗасы ихатасындагы хайванга  ветеринария учреждениесе белгечләре тарафыннан  эпизоотиягә каршы чаралар үткәртүдән  баш тартырга тиеш түгел.

 

Тимур Рамазанов,

район ветеринария станциясе начальнигы

Автор:
Читайте нас: