Халык җыелышып, фикер алышып, комиссия төзеп акча җыярга килеште. Ул акчаларга иске зиратны төзекләндерергә карар итте көндәшлеләр. Бу зиратка соңгы тапкыр 1975 елда мәрхүм булган авыл кешесе җирләнгән. Әмма аны караулы, төзек итеп тоту бүген авылда яшәгән кешеләр намусында.
Акча җыюга авылда яшәүчеләр дә, Көндәшле җирлегеннән чыккан, чит җирләрдә гомер кичергән авылдашлар да теләп кушылдылар. Зиратның мәйданы зур, әйләнәгә 600 метрга якын. Җыелган акчага заманча материаллар алып яртысы өмә белән эшләнде. Май аендагы 1нче, 9нчы май бәйрәмнәренә бәйле озайлы ял көннәрендә авылда өмәләр гөрләде. Хатын-кызларга да эш табылды. Алар буяу эшен үз җаваплылыкларына алдылар.
Туганнары, зур әти, зур әниләре, әти-әниләре җирләнгән зиратны караулы тотуга үз өлешләрен керткән авылдашларга олы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Күмәк тотынганда, килешеп эшләгәндә, нинди эшне дә авырлыксыз башкарып чыгарга була. Зират рәшәткәрәленең калган өлешен “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә яңартырга исәп тотабыз.
Республикабызда игълан ителгән Кече Ватан өчен игелекле эшләр елындаа мондый хәйрия эшләре Көндәшле авыл биләмәсенең башка авылларында да дәвам итә.
Флүр Акберов, авыл биләмәсе башлыгы
Автор фотолары