Синоптиклар әйтүенчә, җомга, 26 майда явым-төшем көтелми. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, көндез көчәячәк. Һава температурасы көндез +26,+31° тәшкил итәчәк.
Алдагы ял көннәрендә эссе һава торышы сакланачак. 27 майда, шимбә көнне, явым-төшемсез. Көньяктан талгын җил исәчәк, көндез көчәячәк. Термометр баганалары төнлә +12,+17°, төньяк һәм таулы районнарда +7°, көндез +26,+31°күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 28 майда, яңгырлар көтелми, көндез көнбатышта кыска вакытлы яңгырлар, яшен булачак. Көньяктан талгын җил исәчәк, көндез көчәчәк. Һава температурасы төнлә +12,+17°, төньяк һәм таулы районнарда +7°, көндез +26,+31°.
Аида Хәйртдинова фотосы