Уфа. 27 мая - "Балтач таңнары". Уфаның Шакша бистәсендә Караидел елгасын йөзеп чыккан пошины видеога төшереп алганнар.
Иртәнге тынлыкта Караидел елгасын йөзеп чыгарга юл тоткан пошины яр буенда балык кармакларп утырган ир-егет шәйләп алган.
Ул урман кунагын видеога төшереп калырга да өлгергән.
Кадрлардан күренүенчә, мәхлук башта судан атлап бара. Елганың тирән урынына җиткәч йөзә башлый. Караиделне кичеп чыккан поши әрәмәгә кереп югала.
Фото: видеодан скриншот.