Барлык яңалыклар
Новости
26 Май , 11:00

Россия мәктәпләренә көмеш медальләр кайтарылачак

Россия мәктәпләрендә  яхшы укучыларны алтын медаль белән генә түгел, көмеш медаль белән дә бүләкләячәкләр. Медаль яңа уку елыннан кайтарыла

Россия мәктәпләренә көмеш медальләр кайтарылачак
Россия мәктәпләренә көмеш медальләр кайтарылачак

Мәскәү. 27 май - "Балтач таңнары". Россия мәктәпләрендә  яхшы укучыларны алтын медаль белән генә түгел, көмеш медаль белән дә бүләкләячәкләр. Медаль яңа уку елыннан кайтарыла

Яңа уку елыннан мәктәпләргә көмеш медальләр кайтарылачак, диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

"Әти - әниләр өчен дә, укучылар өчен дә күңелле яңалык булыр дип уйлыйм, киләсе уку елыннан көмеш медальләрне кире кайтарачакбыз",-дип хәбәр итте Кравцов пәнҗешәмбе көнне матбугат конференциясендә.

Көмеш медаль уку йортына кергәндә булышлык итми, ягъни өстәмә баллар бирмәячәк.  Уку алдынгыларын  көмеш медаль белән бүләкләү Россиядә 2014 елда туктатылган иде. 

Автор:
Читайте нас в