Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2023, 13:00

Башкортстанда ана пошины аткан браконьерларны кулга алганнар

Бәләбәй районында һәм  Октябрьский шәһәрендә  яшәүче ике браконьер,  Белокатай районына килеп, законсыз рәвештә ана пошины атканнар. Җинаятьчеләр тоткарланган

Башкортстанда ана пошины аткан браконьерларны кулга алганнар
Башкортстанда ана пошины аткан браконьерларны кулга алганнар

Яңа Белокатай. 27 май - "Балтач таңнары". Бәләбәй районында һәм  Октябрьский шәһәрендә  яшәүче ике браконьер,  Белокатай районына килеп, законсыз рәвештә ана пошины атканнар. Җинаятьчеләр тоткарланган

 БР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә республиканың Белокатай районындагы аучылык җирләрендә ана боланны законсыз тоту факты ачыкланган. Җинаятьтә ике ир-ат  гаепләнә. Аларның берсе Бәләбәй районында, икенчесе Октябрьский районында яши.  Браконьерлар кылыгыннан ау хуҗалыгы  ресурсларына 400 мең сум күләмендә зыян китерелгән.

"Белокатай районы эчке эшләр бүлекчәсе  законсыз ау  факты буенча җинаять эше кузгатты. Шикләнелүчеләргә карата законсыз ау өйләренә алып кайтырга маташкан өчен  өчен административ беркетмәләр төзелде", - дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Автор:
Читайте нас: