Бөре. 21 май -"Балтач таңнары".Бөредәге “Вакыт агымы” тарихи фестиваль 1944 елдагы Урал ирекле танк корпусы сугышчылары истәлегенә багышланган – Львов-Сандомир операциясе реконструкциясе белән тәмамланды. Авиация дә катнашты.
“Вакыт агымы” Бөредә быел сигезенче тапкыр узды. Вакыйга белән бәйле туризмны үстерү максатында, ул соңгы елларда киң масштабта уза. Фестивальдә катнашырга теләк белдергән реконструктор саны елдан-ел арта. Тарихка битараф булмаган тамашачылар да ерак төбәкләрдән үк килә. Биредә интерактив мәйданчыклар эшли. Реконструкторлар тамашачыны төрле чорларга алып кайта. “Вакыт агымы” нда булучылар хәрби-тарихи лагерьлар мәйданчыклары, славян дружинасы лагере, башкорт кочевьесы, 1812 елдагы “Стрелец лагере” рус армиясен кыр лагере, 1916 елдагы Россия империясе армиясе лагере 1944 елдагы Кызыл армия лагерьлары белән таныша алдылар.
Шулай ук биредә борынгы халык кәсепләре күрсәтелә. Төрле чорның уеннары һәм күңел ачу чаралары белән танышырга мөмкин. Ретро-техника һәм тарихи корал күргәзмәләре эшли. Алар янында истәлеккә фотога төшүчеләрдән озын-озын чират тезелә. Чөнки тамашачылар шулкадәр күп. Быел биредә “Вакыт агымы” мәйданчыкларын ун меңгә якын кеше тамаша кылды. Сүз белән генә аңлатып бетерә алмаслык тәэссоратлар.
-Тарих, фән үлемсез. Бөре киңлекләрендә бүген алар кабат тергезелде. Биредә мин Волгоград, Санкт-Петербург, Чиләбе, Түбән Новгород реконструкторлары белән аралаштым ,-ди Мәскәү кунагы Игорь Лютенко, “Вакыт агымы”нда күргәннәре белән уртаклашып.
Ике йөзгә якын реконструктор фестиваль барышында берничә реконструкция күрсәтелде. Башка еллардан аермалы буларык, быел аларда сугыш техникасы, хәтта авиация файдаланылды. “Сугышлар һәм Геройлар чоры” серясендәге тамашаларның берсе Бөек Ватан сугышының 1944 елдагы Урал ирекле танк корпусы сугышчы - җирдәшләр батырлыгына һәм истәлегенә багышланды.
«Львов-Сандомир» исеме астында узган операция ул. Бу сугышта Башкортстаннан 245 ирекмән катнашкан. Аларның икесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Тарихи реконструкция мәйданыгына 1937 елгы 45-мм танкка каршы пушка (53-К), 1942 елгы 76 мм дивизия пушкасы (ЗИС-3), М-72 совет мотоциклы,ГАЗ-67 автомобиле, БА-66 совет җиңел бронеавтомобиле БА-64б Т-60 җиңел танкы, дошман ягыннан 75 мм тау пушкасы М15 танкка каршы САУ Marder III (Куница), Panzerkampfwagen 38(t)танкы, күп максатлы raupenschlepper Ost тракторы Sd.Kfz. 250 немец ярымгусеницалы бронетранспортеры, R-71 һәм R-32 мотоцикллары чыкты.
Морактан Советлар Союзы Герое Василий Копылов җитәкчелек иткән подразделение сугышчылары истәлегенә багышланды бу реконструкция.
Фестивальгә йомгак ясау тантанасында БР Мәгариф министры Айбулат Хажин, Эшкуарлык, туризм министры урынбасары Светлана Верещагина “Вакыт агымын” оештыруга тырышлык салган мәгариф хезмәткәрләрен, эшмәкәрләрне бүләкләделәр.