Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2023, 13:29

Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең дүртенче классына укучы 67 кыз һәм малай Муса Гәрәев исемендәге пионер  дружинасы сафларын тулыландырды

Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты

Иске Балтач. 20 май - "Балтач таңнары". Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең дүртенче классында укучы 67 кыз һәм малай Муса Гәрәев исемендәге пионер  дружинасы сафларын тулыландырды.

19 май-Пионерия туган  көне буларак билгале. Бу истәлекле көнне Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә һәр елны тантаналы линейка уза.

 

Мәктәпнең Муса Гәрәев исемендәге дружинасын өлкән вожатый Гөлгенә Мусина җитәкли, төрле чаралар оештырып, пионер оешмасының җанлылылыгын тәэмин итә.  

-Әлегәгә кадәр дружина сигез отрядны, 198 пионерны берләштерә иде. Бәйрәм көнне тагын өч отряд барлыкка килде. Пионер сафларына алынган укучылар чиксез шатлык кичерә бу көнне. Чөнки пионер булгач, алар үзләрен үсеп киткәндәй тоялар,- ди Гөлгенә Мусина, соңгы елларда пионер оешмасына игътибар артуын билгеләп.

Пионерия туган көнне дүртенче сыйныф укучыларын "Башкортстан пионерлары" оешмасы сафларына кабул иттеләр. 67 кыз һәм малай мәктәпнең Муса Гәрәев исемендәге пионер  дружинасы сафларын тулыландырды.

Яшь пионерлар үз илләренең чын гражданнары булачакларына, Ватан файдасына, гаделлеккә һәрвакыт әзер булачакларына ант бирделәр!

 

Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Иске Балтачның бер мәктәбендә пионерлар саны артты
Автор:
Читайте нас: