Корылтай депутаты Илһам Галин, районның ветераннар совет рәисе Рифат Сафин район үзәгендә яшәүче Римма Гадел кызы Ильясова һәм Гафурҗан Фатхинур улы Фатхуллиннар гаиләсендә булдылар.
Исегезгә төшереп үтәбез, сугыш чоры балаларына 1927 елның 22нче июненнән алып 1945 елның 3нче сентябренә кадәр туган балалар яши. Бүгенге көндә безнең районда сугыш чоры балалары булып 1070 кеше исәпләнә.
Иске Балтач авылында яшәүче Римма Гадел кызы һәм Гафурҗан Фәтхинур улы Фатхуллиннар гаиләсенә хөрмәт күрсәтелде бу көнне. Хезмәт Кызыл Байрагы , ике „Почёт билгесе” орденнары кавалеры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Гафурҗан Фатхуллинга ― СССР оешуга 100 ел уңаеннан булдырылган, БАССРның атказанган врачы Римма Ильясовага „Сугыш чоры балалары” медальләре тапшырылды. Корылтай депутаты Илһам Илүс улы өлкән кешеләр белән тәрбия , медицина турында сөйләште. Балаларның әхлак һәм хезмәт тәрбиясенә аерым игътибар бирергә кирәк, дигән киңәшләрен әйттеләр өлкәннәр.