Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2023, 15:57

Райондашыбыз иң яхшы инженер-инспекторлар исемлегендә

Балтач районы буенча  Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең баш дәүләт инженер-инспекторы Айрат Галлямов Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Рәхмәт хаты һәм „Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең мактаулы инженер-инспекторы” дигән күкрәк билгесенә лаек булды.

Райондашыбыз иң яхшы инженер-инспекторлар исемлегендә
Райондашыбыз иң яхшы инженер-инспекторлар исемлегендә

Балтач районы буенча  Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең баш дәүләт инженер-инспекторы Айрат Галләмов озак еллар шушы тармакта нәтиҗәле эшләгәне өчен югары наградаларга лаек булды.  Айрат Әхнәф улына Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Рәхмәт хаты һәм „Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең мактаулы инженер-инспекторы” дигән күкрәк билгесе тапшырылды. 

Айрат Галләмов  кечкенәдән техникага гашыйк була.  1990нчы елда Иске Балтач урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлагач, Башкорт  дәүләт аграр университетының механикалаштыру факультетына укырга керә. Техник фикерләү сәләтенә ия егет  һөнәр сайлауда ялгышмый. Яратып, бар булмышын шушы өлкәдә белем үзләштерүгә багышлый. Уку йортын тәмамлагач туган районына эшкә кайта.  Югары белемгә ия белгеч хезмәт юлын  „Сельэнерго” ачык  акционерлар  җәмгыятендә башлый.  Биредә ул техника хәвефсезлеге буенча инженер вазифасын башкара.  Беренче көннәрдән үз хезмәте буенча эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаруы белән аерыла.Шул ук елда  тагын бер югары белемгә ия булу исәбе белән университетның икúтисад  һәм аграр производство белән идарә итү  факультетына читтән торып укырга керә. Аны да уңышлы тәмамлап, икенче һөнәргә ия була. 

Халыкны социаль яклау бүлегендә хезмәт саклыгы буенча белгеч булып эшләгән елларында да халык белән уртак тел табып, аларның мәнфәгатен кайгырту өстендә нәтиҗәле эшли.  2011нче елдан алып ул  дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә көч сала.   Барлык үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылма коралларны исәпкә кую, төзеклеген тикшерү, техниканы исәптән төшерү  һәм башка эшләрне оператив рәвештә  башкара. Авыл хуҗалыгы техникасын  һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләү  кагыйдәләрен төгәл үтәүне  тәэмин иткәнен күреп,   Айрат Галләмовны 2017нче елда  инспекция начальнигы итеп үрләтәләр.  Шушы  чордан алып  эшендә уңышлы эшли. Республика буенча игълан ителгән  „Трактор”, „Тагылма”  айлыкларын билге өчен генә үтәмәү буенча зур тырышлык салырга туры килә бу хезмәт ияләренә.   Әлеге айлык кысаларында үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсез калмый.  Техниканы кулланудагы җитешсезлекләрне ачыклау һәм аларны булдырмауны җайга салалар. Аңлату эшләре алып бару, район семинарларында чыгыш ясау уңай нәтиҗә бирә.  Ул җитәкчелек иткән  дәвердә трактор һәм машиналарны контрольдә тоту буенча күп эшләр башкарыла. Тырышлыгын республика күләмендә дә күрәләр. Балтач инспекциясе республикада алдынгылар исәбенә чыга.Тынгысыз хезмәте өчен Айрат Галләмов күп тапкырлар  Мактау грамоталары, истәлекле  бүләкләр белән билгеләнә.  Тыйнак , урыны белән таләпчән һәм гадел  булганы өчен аны коллективта хөрмәт итәләр.  Кайда гына эшләсә дә хезмәттәшләре һәм халык белән уртак тел табып эшли. 

 Озак еллар намуслы хезмәте, үзйөрешле  машиналарны тиешле контрольдә тотканы һәм алтын юбилее уңаеннан  Айрат Әхнәф улына „Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Мактаулы инженер-инспекторы” дигән күкрәк билгесе тапшырылды БР дәүләт техник күзәтчелеге начальнигы  Урал Искәндәров та райондашыбызның хезмәтенә югары бәһа бирде.

„Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтендә эшләү дәверегездә  сез үзегезне югары квалификацияле инженер-инспектор итеп таныттыгыз. Һәр эшкә җаваплы карашыгыз, хезмәт сөюегез,  тыйнак булуыгыз белән хөрмәт яуладыгыз”,  — дип язган Урал Салават улы Котлау хатында.

 БР дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе  начальнигы урынбасары  Илһам Шакиров Айрат Әхнәф улын  котлап,   райондашыбызның  һөнәренә тугры калуына басым ясады, районның техника күзәтчелеге саклыгы инспекциясе  республика  күләмендә алдынгылар  исәбенә чыгаруы турында горурлану белән сөйләде. 

Эштә югары дәрәҗәләргә ирешү өчен  якын кешеләреңнең  сине аңлавы, яклавы һәм хуплавы кирәк. Тормыш иптәше Ирина Фәнил кызы, кызлары  Алина һәм Элина әтиләренең һәр уңышлары өчен чиксез сөенәләр. Хезмәтеңне күреп, бәһалый белсәләр  эшкә дәрт тагын да арта. Айрат Әхнәф улына да җаваплы эшендә уңышлар телисе килә.  

Райондашыбыз иң яхшы инженер-инспекторлар исемлегендә
Райондашыбыз иң яхшы инженер-инспекторлар исемлегендә
Райондашыбыз иң яхшы инженер-инспекторлар исемлегендә
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: